Казан Яшь тамашачы театрында премьера

2017 елның 6 декабре, чәршәмбе

8 декабрь көнне Казан Яшь тамашачы театрында Николай Гоголь әсәре буенча куелган “Нос” спектакленең премьерасы була. Фантастик детективны театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов сәхнәгә куйган. Аның сүзләренчә, спектакль яшүсмерләр өчен кызыклы булачак.

Спектакльдә ТРның атказанган артисты Певел Густов, артистлар Алсу Густова, Нияз Зиннәтуллин, Виталий Дмитриев, Илфат Садыйков, Илнур Гарифуллин, Камил Гатауллин уйный.

Спектакль “Бердәм Россия” партиясенең “Театр - балаларга” өч еллык федераль проекты кысаларында куелган.

Искәртеп узабыз: Татарстан әлеге проектта балалар һәм яшьләр өчен Казан Яшь тамашачы театры, Чаллы курчак театры, Г.Кариев исемендәге Татар яшь тамашачы театры һәм “Әкият” курчак театры катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International