Чаллыда Тинчурин театры гастрольләре башланды

2017 елның 14 ноябре, сишәмбе

Кичә, 13 ноябрьдә, Чаллы шәһәрендә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры гастрольләре башланды. «Энергетик» мәдәният сараенда Кәрим Тинчурин әсәре буенча куелган «Назлы кияү» музыкаль комедиясе тәкъдим ителде. Спектакль зур уңыш белән узды. Чаллы тамашачысы тинчуринлыларны тулы зал, көчле алкышлар белән каршы алды.

Искәртеп үтик: гастрольләр татар театрына нигез салучыларның берсе, бөек драматург, актер һәм режиссер Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел тулу уңаеннан оештырыла.

“Назлы кияү” пьесасы драматург тарафыннан 1915 елда ук иҗат ителсә дә, әсәрдә күтәрелгән мәсьәләләр бүген дә актуальлеген югалтмый. Яшь буйдак Рәшитнең өйләнергә йөрүе турындагы хәбәрне ишеткәч, бай кияүгә кәләш сайлап, аны башлы-күзле итәргә теләүчеләр саны шундук күбәеп китә. Вакыйгалар төенләнеше шуннан гыйбарәт. “Яңа дусларның” мәкерле планнары инде тормышка ашам дигәндә генә, бер көтелмәгән сәбәп белән, бар да чәлпәрәмә килә. Әлеге явыз ниятләргә каршы торучы төп көч – чын мәхәббәт. “Бу – барыбызга да таныш темага яңа водевиль”, – дип билгеләп үтелә спектакль аннотациясендә. Спектакльнең режиссеры – Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшид Заһидуллин.

Бүген, 14 ноябрь 19.00дә, тинчуринлылар «Энергетик» мәдәният сараенда Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган «Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр» музыкаль комедиясен күрсәтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International