«Музыка һәр йөрәктә»

2017 елның 8 ноябре, чәршәмбе

4 ноябрь көнне Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының “Йөрәктән – йөрәккә” хәйрия акциясе кысаларында чираттагы чара узды. Бу юлы Казанның 11нче Балалар музыка мәктәбенең актлар залында физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Музыка һәр йөрәктә» дип аталган хәйрия концертлары циклының тәүгесе узды.

Концерт программасы "Sforzando" ТР Башкаручылар сәнгатен үстерү фонды белән бергә оештырылган иде. Чыгышларны Казанның коррекция мәктәпләрендә тәрбияләнүче балалар карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International